Ихтирамга лаек укытучыбыз

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең укытучысы Гөлнәфис Юсуповна Шәмионова үзенең гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Ул күркәм холыклы, мактауга, ихтирамга лаек булган безнең балаларыбызның хөрмәтле укытучысы. Без, әти- әниләр дә, аның турында гел җылы сүзләр генә сөйлибез.
Гөлнәфис Юсуповна Иске Кулаткы урта мәктәбендә балаларга дөрес тәрбия биреп, һәр укучылары күңелендә туган телгә карата мәхәббәт уятуда зур тырышлык куеп хезмәт итә.
Ул укыткан II “Б” сыйныф укучылары үзләренең яраткан укытучылары белән гел канәгать булып белемнәрен үзләштерәләр. Укучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрү дә — матур бер традициягә әйләнде.
Күптән түгел генә без дә, класс җитәкчебез Гөлнәфис Юсуповнаның инициативасы буенча үткәрелгән “Әниләр планетасы” дигән матур чарада катнаштык. Бу бәйрәм аеруча күңелләргә хуш килде. Матур итеп бизәлгән класста без үзебезне әкият дөньясында күк сиздек. Бу чарага апалары белән балаларыбыз да зур тырышлык куйганнар. Анда әниләр турында матур җырлар да җырланды, эчтәлекле шигырьләр дә сәнгатьле итеп сөйләнде. Укучылар үзләренең искиткеч чыгышлары белән әнигә карата мәхәббәт чагылдырып, безнең йөрәк түребезгә җылылык салдылар.
Әлеге бәйрәмдә балаларыбызның укытучысы Гөлнәфис Юсуповна үзе дә артистларча чыгыш ясады. Ул кыргыз шагыйре А. Токымбаеваның “Әни авырады” дигән шигырен сәнгатьле итеп укыды һәм без аның һәр сүзен зур канәгатьләнү белән тыңлап таң калдык. Мондый чаралар, билгеле, балаларыбызның уйлану сәләтен үстерергә, аларны күзәтүчән булырга, логик фикер йөртергә өйрәтә.
Ә инде 6 март көнне безнең балаларыбыз башлангыч сыйныф укучыларына һәм аларның класс җитәкчеләренә зур концерт программасы тәкъдим иттеләр һәм ул «Праздничное ассорти” дип исемләнгән иде. Аларның уңышлы чыгышлар ясавында да укытучыбызның йөзе чагылды.
Балаларыбызга тиешле тәрбия, тирән белем биргән өчен Гөлнәфис Юсуповнага рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә балаларыбыз шулай ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар (даими рәвештә Бөтенроссия, региональ һәм мәктәп конкурсларында бик актив катнашалар).
Мәктәбебезнең яхшы дәрәҗәдә булуы өчен мәктәп директорыбыз Гөлнара Вильдановна Бәшировага да рәхмәтебез чиксез.
Балаларыбызның теләп, яратып мәктәпкә йөрүләрен күреп без чын күңелдән сөенәбез.
Барлык әти-әниләр
исеменнән
Галия Хабиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1279

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.