Татар хатын-кызлары форумында

13 – 15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены эшләде. Җыенда Россиянең 60 тан артык төбәгеннән, 18 чит илдән, Татарстанның барлык районнарыннан 400 ләп, шул исәптән безнең районыбыздан да 8 делегат катнашты. Хатын-кызлар җыены Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Форум программасы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарында булдылар һәм район җирлекләрендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш-көнкүреше, «Бишек туе»ның үткәрү тәртибе белән таныштылар. Казан ратушасының Колонналар залында «Калфак туе» дип аталган чара оештырылды. Ул быел татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе буларак уздырылды.
Зөлфия Мингалишева. Иске Яндука авылы: Татар хатын-кызлар форумында мин быел икенче мәртәбә катнаштым һәм онытылмаслык хисләр алып кайттым. Безгә ана телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, динебезне саклап калу һәм үстерү өчен тагын да ныграк берләшергә кирәк. Иң элек эшне үз гаиләләребездән башларга, балаларың, оныкларың белән бары татарча гына сөйләшергә, татар газеталарын, журналларын өйләребезгә яздырып укырга кирәк. “ТНВ-Татарстан”, “Планета” татар телеканаллары да безнең беренче ярдәмчеләребез булып тора. Шундый мөһим җыеннарда һәрдаим катнашуны оештыручы, районыбыз өчен, милләте өчен янып яшәүче районыбыз Башлыгы Э. Ә. Ганеевка, район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В. А. Деникаевага һәм урындагы татар милли – мәдәни автономиясе рәисе Н. М. Рамазановага барлык делегатларыбыз исеменнән олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәм. Киләчәктә дә шундый файдалы җыеннарда, форумнарда, очрашуларда күбрәк райондашларыбызның катнашуын теләп калыр идем. Лилия Кадырова. Иске Кулаткы. Иң беренчедән, әлеге форумда катнашуыбызны оештыручы җитәкчеләргә зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Казан шәһәренә булган һәр сәфәрем күңелемдә матур тәэсирләр генә калдыра. Форумда без Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарлар белән таныштык, шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек, театрга бардык, Татарстан авылларының тормышлары белән таныштык. Концерт программасында яңгыраган бишек җырлары, фольклор төркемнәренең чыгышлары, Нурия Зарипова һәм Рәмзия Ташабаеваның дизайнер коллекцияләре белән танышу да минем өчен онытылмаслык тамашага әверелде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1239

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.