Помидор үстерү серләре

Бакча – күпләребез өчен тәҗрибә урыны да ул. Шуңа да без анда ел саен нинди дә булса яңадан-яңа үсемлекләр, яңа сортлар үстереп карарга омтылабыз. Бу помидорларга да кагыла. Соңгы дистә ел эчендә әллә никадәр яңа гибрид сортлар барлыкка килде, алар элеккеләреннән төрле чирләргә каршы торучанлыгы, салкынга чыдам булулары, югары уңыш бирергә сәләтле, хәтта декоратив булулары, һ.б. өстенлекле яклары белән аерылып тора. Моннан тыш, соңгы чорда помидорлар турында сүз чыкканда, безгә еш кына детерминант һәм индетерминант сортлар дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу ике сүз шуны аңлата: детерминант үсентеләр билгеле бер күләмдә ботаклар үстергәч, үзләренең үсешен тоткарлый һәм ачык туфракка утырту өчен файдаланыла. Индетерминант сортларда исә төп сабакның үсеше озак вакыт дәвам итә. Мондый сорт помидорлар югары уңыш бирергә сәләтле һәм аларны ябык грунтка утыртырга киңәш ителә.
Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше «буш» була. Шуңа да, үсентесез калмас өчен, аларны башта тозлы суга салып карарга кирәгер. Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз салабыз һәм шуңа помидор орлыкларын салып болгатабаз. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен исә алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкатырга онытмагыз.
Орлыкларны «Байкал-Эм1» препараты (башка махсус препаратлар да ярый) кушылган су салып юешләтелгән тукымада 10-12 сәгать дәвамында яткырганнан соң алдан әзерләп куелган тартмага (1 см тирәнлектә, араларын 2-3 см калдырып) туфракка чәчәбез. Тартманы якты һәм җылы урынга (20-23 градус җылылык таләп ителә) урнаштырабыз.
7-10 көннән соң беренче үсентеләр баш калкытыр. Алар 5-7 смга кадәр үскәч, помидор үсентеләрен яртылаш туфрак салынган 400 граммлы стаканнарга күчереп утыртабыз.
Үсеш барышында үсентеләргә аз-азлап туфрак өсти барабыз, кирәк икән, ян-яктагы яфракларын өзеп ташлыйбыз. Атнасына бер тапкыр сыек органик ашлама белән тукландырабыз.
Үсенте 30-40 см биеклеккә җиткәч, без аны, көчле тамыр системасы үстерү өчен, 1 литрлы савытларга күчереп утыртабыз. Әгәр сез үсентене май башларында ук теплицага утыртырга планлаштырасыз икән, соңгы операцияне башкарып тормасагыз да була.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1223

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.