«Ял көне клубы» балаларны чакыра

Соңгы елларда район Башлыгы Э. Ә. Ганеевның инициативасы буенча Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Ял көне” клубын үткәрү матур гадәткә әверелде. Безнең үзәктә “Ял көне” клубы кысаларында балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар, бәйрәмнәр, конкурслар һәм викториналар үткәрелә.

Күптән түгел генә Кырымның Россиягә кушылуына 3 ел тулуга багышланган “Севастополь. Кырым. Россия – без бергә” исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге бәйрәмне оештыруда район Башлыгы Э. Ә. Ганеев, район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В. А. Деникаева спонсорлык ярдәм күрсәттеләр. Бу чарада 100 дән артык бала катнашты. Үзәкнең педагоглары балаларны Кырым ярымутравының тарихы, истәлекле һәйкәлләре, тарихи урыннары белән таныштырдылар. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе, балалар китапханәсе, “Парус Надежды” инвалидларны социаль – реабилитацияләү үзәге педагоглары да балалар өчен спорт уеннары, башваткычлар, мавыктыргыч биремнәр, “мастер-класс” дәресләре үткәрделәр. Иске Кулаткы мәгариф идарәсе начальнигы Ф. З. Зайнетдинова балаларга һәм ата-аналарга бәйрәм котлауларын җиткерде.

Соңыннан, бәйрәм татлылар тулы чәй өстәлләре артында дәвам итте. Ә инде үткән атнада, без балалар белән Язны каршы алу бәйрәмен үткәрдек. Атна дәвамында бераз арыган балалар ял итү дулкынында көйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Педагоглар тарафыннан үткәрелгән массакүләм уеннар малайларның һәм кызларның кәефен күтәрде. Безнең үзәктә балаларны “Яшь компьютерчы”, «Яшь рәссамчы», “Яшь журналист», «Сайтлар төзүче”, “Яшь фотосүрәтче”, “Театр илендә”, “Яшь тегүчеләр” һәм башка күптөрле түгәрәкләр эшләп килә. Иҗат остаханәләре художество-эстетик, хәрби-патриотик, экологик-биологик, табигый-фәнни һәм социаль-педагогик юнәлешләр буенча эшли. Барлыгы районда, шул исәптән мәктәпләр базаларында 27 түгәрәк һәм берләшмә эшли. Аларга, үзәк мәгълүматлары буенча, 416 бала йөри инде.

Балаларга өстәмә белем бирү үзәге балаларны һәр якшәмбе көнне, иртәнге 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр “Ял көне” клубына көтеп кала. Шулай ук укучыларны үзенең дәресләренә дә чакыра. Безнең үзәктә һәр бала, дәреслекләрнең кәгазь һәм электрон битләреннән вакытлыча аерылып, көннең икенче яртысын файдалы итеп үткәрә ала. Балаларга төрле фәнни өлкәләрдә тормыш өчен кирәкле белемнәрне алып кына калмыйча, иҗади яктан уңышлы үсүләрен һәм талантларын тормышка ашыруларын теләп калабыз.

Рафаэль Кузәев, Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1220

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.