Һәйкәлләрдә халык хәтере

Икенче Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел вакыт үтеп тә китте, быел 72 еллыгын каршы алачакбыз. Сугышта катнашкан ветераннарыбыз елдан – ел кими, сугыш хатирәләре дә алар белән берлектә елдан – ел азая. Сугыш турында бары тик бөтен ил буенча уздырылучы 9 май – Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Һәйкәлләр, нәрсә уйлыйсыз сез? Моңаеп, элекке тормыш хатирәсе булып, безгә “Онытмагыз безне, күңелләрегездән сызып ташламагыз,”- дип кычкырасыз, сыман.
Иске Кулаткының Комсомольская урамына урнашкан, эчке эшләр бүлеге бинасы каршындагы һәйкәл ансамбль эчендә берничә сугыш ветераны җирләнгән. Тик ул һәйкәл тирәсендә ни өчендер һәрчак чүп – чар, зур – зур агачлар үсеп утыра. Бу һәйкәл башкаларга караганда онытылган кебекрәк сизелә.
Без бу сорау белән район архитекторы Г.К. Ахтәмовага мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде: » Әлеге һәйкәл “Төзекләндерү” муниципаль предприятиесенә (җитәкчесе Р.Р. Багдалов) беркетелгән. Аны төзекләндерү программасы бар һәм район бюджетыннан моңа акча бүлеп бирелергә тиеш.
Шушы һәйкәл янәшәсендә үк тирә — якка ямьсезлек таратып элеккеге балалар поликлиникасы да тора. Ул территория район больницасының милеге һәм андагы төзекләндерүне дә кайгыртырга больница коллективы(Баш табиб А.С. Кунеевский) тиеш. Менә хәзер төзекләндерү айлыгы бара, барыбыз да яшәгән урыныбызны тик матурлыкка гына күмик. Һәйкәлләребез төбәгебез батырларын мәңгеләштереп төз, сокланырлык булып утырсыннар!, Бу — безгә яхшы тормыш яулаган батырларыбызга рәхмәтебез булыр.
Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1209

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.