Ветеран безнең сафта яши

                       З.Хайров

Зәкәрья Сафиуллович Хайров- Яңа Терешка авылының иң олы кешесе. Быел 4 апрельдә аңа 90 яшь тулды. Ул 1945 елда, сугыш бетәр алдыннан, Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм илебезнең патриоты буларак, үзенең изге бурычын намус белән үти.
Хәрби хезмәттән кайткач, чит җирләргә китеп, бәхет эзләп йөрми һәм авылда МТС та механик — контролер, кырчылык бригадасында бригадир булып хезмәт итә.
Ул авылдашлары алдында гел үрнәк булып яшәде һәм аны бүген дә һәркем ихтирам итә.
Гомер агышында алар тормыш иптәше Шәмсинур апа белән тату яшәп, 4 бала үстерделәр. Зәкәрья Сафиуллович бүген авылда тыныч картлык көннәре кичереп яши. Аның кызлары Румия һәм Нурия хөрмәтле әтиләрен игътибар үзәгеннән бер дә ташламыйлар.
Ул көнне хезмәт ветеранының олы юбилее матур бәйрәмне хәтерләтте һәм аны тәбрикләргә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы буенча сәламәтлек саклау һәм социаль иминлек, гаилә департаментының җитәкчесе Р. М. Тимербулатов килгән иде. Ул юбилярны Иске Кулаткы район Башлыгы Э.Ә. Ганеев, район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов һәм департамент исеменнән истәлекле туган көне белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1205

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.