Язгы чәчү уңышлы үтәр

Апрель аеның җылы, кояшлы һавасы авыл производство кооперативларына кыр эшләрен башлап җибәрүгә уңай мөмкинлекләр тудырды. Районыбызның механизаторлары шушы көннәрдә бердәм булып күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештеләр.
ИП “Латыйпов Ф. Т.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы бу эшкә беренчеләрдән булып төште.
— Язгы чәчүне уңышлы үткәрер өчен барлык техникаларыбыз әзер,- дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Фәрит Таһирович Латыйпов.
— Ике “К-701”, бер “Т-4”, бер “ДТ-75”, биш “МТЗ-80” тракторы катнашачак.
Узган 2016 елда 120 гектар уҗым культуралары чәчеп калдырдык, 500 гектарда туңга сөрдек. Быел 200 гектар солы, 100 гектар тары, 200 гектар бодай, 220 гектар берьеллык үләннәр, 400 гектар көнбагыш чәчәргә планлаштырдык. Чәчү орлыкларыбыз да җитәрлек, алар ындыр табагында агуланып торалар.
Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне тырмалау бара. Бу эшне механизатор Наил Нугаев һәм аның ярдәмчесе Ринат Куртяков актив башкаралар. Механизаторларыбыз: Наил Хабиев, Рамил Агрусев, Рафаэль Абдуллин, Мияссәр Нурмәтов, Рөстәм Алиев МТМ йортында чәчү техникаларының төзеклеген тагын бер мәртәбә карап чыгалар. Алар кыш барышында чәчкечләрне, тырмаларны тулаем ремонтладылар. Җир кипкәч, бердәм булып кырга чыгачакбыз.
ИП “Латыйпов Ф. Т.” хуҗалыгында быел җир тырмалауда- 5, чәчүдә — 2, туфрак әзерләүдә 2 агрегат катнашачак. Техник звено да алар янәшәсендә ук торыр.
Механизаторлар һәммәсе дә медицина күзәтүләре аша узып, техник һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәннәр. Язгы кыр эшләрен алып бару вакытында аларны тукландыру мәсьәләсе дә каралган.
Язгы чәчүнең уңышлы үтүен баглап, агымдагы елның уңышлы булуын телисе иде.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1200

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.