Сөенечле хәбәрләр

А. Шаяхметова

“Тере классика” конкурсының региональ этабында Иске Мостяк урта мәктәбе укучысы Альбина Шаяхметова беренче урынны яулап кайтты. Конкурсның региональ этабы 4 апрель көнне Ульяновск шәһәренең Аксаков исемендәге өлкә китапханәсендә үтте. Һәрбер муниципаль берләшмәдән килгән иң көчле шигырь укучылар, үз районнарының данын якладылар.
— Беренче урынга чыгуым минем өчен көтелмәгән хәл булды. Чөнки бу конкурста 70 тән артык талантлы балалар катнашты һәм һәрберсенең чыгышы уникаль иде. Мин алар арасында беренчелеккә чыгуымны күз алдына да китерә алмадым, тик бар көчемне куеп сәләтемне күрсәтергә тырыштым. Миңа конкурска әзерләнүдә зур ярдәм күрсәткән өчен сыйныф җитәкчебез Марсель Марисович Нугаевка һәм башлангыч сыйныф укытучыбыз Ирина Сергеевна Нугаевага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, — диде Альбина Шаяхметова.
«Тере классика» VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының төбәк этабында җиңүчеләре «Артек» халыкара балалар үзәгенә өч атнага ял итәргә чакырылдылар. Анда илебез буенча иң яхшы шигырь укучы дип танылган 255 бала ял итәчәк. Шулар арасында Альбинабызның да булуы безнең районыбыз өчен зур горурлык. Альбинага киләчәктә дә укуында зур уңышлар теләп калабыз.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1196

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.