Сөенечле хәбәрләр

Э.Деникаева

Хәзерге көндә мәктәпнең төп бурычы – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Укытучылар баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алып үстерәләр, аңа уңай шартлар тудыралар, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин. Ә инде укучыларның иҗади казанышлары – мәктәпнең җимеше.

Күптән түгел генә укучыларны тикшеренү эшләренә кызыксындыру, иҗади күнекмәләрне үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау, шәхеснең үз-үзенә ышаныч арттыру, белемгә омтылышларын көчәйтү максаты белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан федераль университеты, Казан шәһәренең Мәгариф идәрәсе, Казанның 81 нче мәктәбе Каюм Насыйри исемендәге XV нче төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укуларын оештырды. Сайлау этабында оргкомитетка 375 тикшеренү эше тәкъдим ителде. Йомгаклау этапка 117 укучының эше сайланды. Ә инде » Татар прозасы һәм драматургиясе секциясендә 90 эштән нибары 12 се генә сайланды. Шул исәптә Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Эльвира Деникаеваның тикшеренү эше дә бар иде. Ул «Гаяз Исхакый иҗатында гаиләдә тәрбия бирү мәсьәләсе» дигән тема белән уңышлы чыгыш ясап, I нче дәрәҗәле дипломга ия булды. Фәнни җитәкчесе — Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Борхановна Заитова.
Моңа ирешү өчен Эльвирага күп тырышырга, күп утырырга, күп әзерләнергә туры килде. Нәтиҗәдә, әлеге сәләтле, бар яктан да өлгер кыз мәктәпкә, районыбызга зур җиңү алып килде. Әлеге уңышны яулауда аңа фәнни җитәкчесе дә зур ярдәм күрсәтте.
Шуны әйтәсе килә, тырышып, вакытыңны кызганмыйча укысаң, тормышта үзеңә максат куйсаң, үзеңә ышансаң уңышларга ирешеп була. Без дә Эльвираны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә бар яктан да үрнәк, алдынгылар сафында булуын теләп калабыз.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1178

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.