Районыбызда язгы ярминкә үтте

Язгы ярмарка

Иске Кулаткы “Агропромпаркында” чиратттагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Районыбызда язгы ярминкәләрне үткәрү — күркәм гадәткә әверелде. Бу чарада авыл хуҗалыгы кооперативлары, индивидуаль предпринимательләре, сәүдәгәрләр дә зур теләк белдереп катнаштылар. Иртәнге 8 сәгатьтә рәт-рәт тезелгән машиналардан төрле ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясен, көнкүреш товарларын сәүдә итү башланды.

Ярминкә сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенә бай булды. «Ягудин Р.А.», «Ягудин Р.Б.», «Хамзин Р.Ш.», «Мустафин Р.Р.», «Юмангулова И.М.», «Латыпов Ф.Т.», «Хайров И.С.», «Аввясов И.Ш.», «Ягудина Л.Р.», «Шарипов Ф.Г.», «Валиев Р.А.», «Яфаров Р.Я.», «Курмашев И.С.», «Зулькарняев М.Д.», «Вяльшина Ф.А.», «Хәбибуллин Р.К.», «Халиков Р.А.», «Шабаев И.Ф.», «Усеева Э.М.», «Латыпов И.Р.» крестьян — фермерлык хуҗалыклары арзан хакка үзләренең продукциясен тәкъдим иттеләр. Халыкка ит — 300 -350 сумнан, ашлык – 6 – 8 сумнан, түп – 15 сумнан, бәрәңге – 18 сумнан, көнбагыш мае – 80 сумнан литры иде. Ярминкәдә шулай ук башка районнардан килгән малтабарлар да үзләренең товарларын саттылар. Кирәк әйберен алырга чыккан райондашларыбыз, берсе дә буш кайтмады.

Тик менә ни сәбәпледер, башка ярминкәләр белән чагыштырганда, сатып алучыларның саны бик аз иде. Фермерлар арасында да: “Товарыбыз да күп, сатып алучы гына юк”, — дигән сүзләр ишетелде. Күптөрле язгы эшләрен ташлап, район үзәгенә продукцияләрен алып килгән фермерларыбызга рәхмәт сүзләрен генә җиткерәсе килә.

Быелгы язгы ярминкәләр шунысы белән тәмамланды. Бу аңлашыла да, чөнки көннәр җылыну белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кызу эш чоры башланачак.

Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1160

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.