(Нет названия)

— Монысы сезгә, — дип чәчкә белән тортны тоттырды. Лилия чәчәкләрне кочаклап тынсыз калды, матур итеп беренче тапкыр аның күзләренә карап елмайды.
— Безнең белән бәлеш ашарга калыгыз.
Игорь бераз карап торды да, өстен сала башлады.
— Мин бәлеш яратам, — дип елмайды.
Никтер аның бу өйдән китәсе килмәде, ниндидер гаилә җылылыгы тойды. Илдар, «әйдә, шахмат уйный торабыз»,- дип, зур якка чакырды. Аларны шундук башка балалар уратып алды, кем җиңә дип икегә бүленделәр. Игорь гомер буе шунда яшәгән диярсең, үзе кебек яшьләр, гөрләшеп уйнадылар, ашадылар. Үзенә күрә бик күңелле булды.
— Лилия, бүген бәйрәм бит, мин сине бүген кичке ресторанга чакырам.
Лилия куркып:
— Юк-юк, бармыйм, — дип тартыша башлады, — минем кияргә кичке күлмәгем дә юк.
— Булыр, кибеттә күлмәк бетмәгән, ә хәзер мин сине бер җиргә алып барам.
Игорь Лилияне кайчандыр әнисенә ярдәмгә килгән Анна янына алып барырга булды. Лилия бер дә үзе турында уйламый, вакыты да юктыр инде. Бер сәгатьтән Игорь алдына искитмәле сөйкемле, калын җитен чәчле кыз басып тора иде, өстенә кигән озын зәңгәр күлмәк тә күзләренә килешеп тора. Игорь аңа карап әнисенеке кебек битләрен чокырайтып елмайды: «Принцесса Лили». Бу Лилия өчен көтелмәгән шатлык иде, беренчедән, үз-үзенә бик тә ошады, икенчедән, шундый егет белән беррәттән бару үзе бер горурлык. Ресторанда Алеся белән Айрат аларга килеп кушылдылар. Алар барысы да бик гадиләр, аны үз итеп каршы алдылар. Игорь Лилияне парлы биюгә чакырды, кочагына килеп кергән бу ябык кына кызны чак кына үзенә тартты, никтер ул аңа якын, кадерле тоелды. Иелеп кызның күзләренә карады, аның күзләре искитмәле матур зәңгәр төстә, кашлары коңгырт. Егетнең карашын күтәрә алмый кыз кып-кызыл булды, күзләрен аска төшерде, Игорь бер сүз дә әйтмәде, чак кына үзенә тартты, аннан килгән сафлык күңеленә кереп урын алды.
Бәйрәмнәр үткәч, Лилия Игорьның күзенә бик чалынмаска тырышты. Ул аны бик күрәсе килсә дә, читтәрәк торырга тырышты. Игорь аның өчен буй җитмәс, тормышка ашмас хыял иде. Ул аңлый, Рушания апа васыять итеп калдырганга гына аларны кайгырта, ә шулай да йөрәкне йөгәнләп булмый, күрәсе килә. Тирә-яктагы кешеләр дә сизәрләр кебек, ераграк торырга кирәк. Күбәләк кебек януың бар. Төннәрен аның турында уйланырга ярата, ә иртәнге планерка вакытларында ишек төбендәрәк, кеше артына качыбрак утырырга тырыша.
Гөрләп яз килде, беренче май бәйрәмендәге ялларда Лилия балаларны җыеп, әниләренең каберенә барып кайтырга җыенды. Әтисе гел югалып- эчеп йөрсә дә, аны да табып алып кайтып, юындырып, чиста киемнәр кидереп, үзләре белән алырга булдылар. Алар җыенып урамга чыгуга, зур машина килеп туктады.
— Кая җыендыгыз? — диде Игорь алар арасында эчеп- янып беткән ямьсез адәмгә карап.
— Зиратка, — диде Лилия.
— Әйдә, утырыгыз, үзем алып барам.
Игорь бүген бер нәрсәне аңлады — шушы кечкенә, ябык Лилиянең җилкәсенә өелгән йөкнең ничаклы авыр икәнен. Шушы кыз бала шуларның барысын тарта, ашата, киендерә. Әтисенең күренеп тора эчкече икәне, әти кеше терәк түгел иде аларга. Игорь бер Лилиягә, бер таптанып апаларына карап торган энеләренә карады.
— Кирәкмәс, Игорь Александрович, без үзебез генә.
— Чайкалып торган әтисен гәүдәсе белән яшерергә маташты, ә исерек үзе алдан кычкырып чыга.
— Илдар, төялегез тиз генә, безнең әле тагын барасы җир бар.
Балалар сөенә-сөенә машинага кереп тулдылар, әтиләрен дә бөтереп тыктылар.
Тимердән бик матур итеп сырлап ясалган кабер рәшәткәсен Илдар үзе ясап куйган иде. Лилия әнисенең каберен чистартып чыгарды, анда инде беренче чәчкәләр чәчәк атып утыралар. Ул алар янына тагын ниндидер кечкенә чәчкәләр утыртты, бик кадерләп-яратып әнисенең каберен сыйпады, чак кына иреннәре кыймылдады, күз яшьләрен сөртеп алды. Бөтенесе шым гына апаларын күзәтеп басып тордылар, әтиләре чайкалып үксеп куйды. Игорь беренче тапкыр чын йөрәгеннән шушы тал чыбыгы кебек кызны кызганды һәм олы хөрмәт белән карады. Зираттан чыккач, Игорь аларга карап:
— Нәрсә эшлибез, бүген бәйрәм, киттек урманга, төялегез,- диде. Балаларның шатлыктан күңелләре күтәрелеп китте. Лилия генә бик уңайсызланып утырды. Игорь зур кызыл кирпеч йорт алдына килеп туктауга, капка ачылып китте. Машина йорт уртасына кереп утырды. Лилия Игорьның җиңенә ябышты:
— Кирәкми, зинһар өчен кайтарып куй безне, без кермибез.
— Без кердек шул инде. Әйдәгез, малайлар, без ит кыздырабыз урамда, сез, кызлар, өйдә чәй әзерлисез.
Аларга каршы Айрат белән Алеся да чыктылар. Куркып- каушап калган Лилиянең хәлен аңлап, Алеся килеп кочаклады.
— Менә ничек яхшы иттегез килеп. Әйдә, Игорь сине бәлешне бик оста пешерә дип мактады, — дип җитәкләп өйгә таба атлады.
Өйнең эче искитмәле иде, стенада зур портрет, шул портрет каршысында зур гына диван. Бәләкәй сеңлесе Лилиянең җиңеннән тартты:
— Кара, теге безгә килгән апа.
Лилия өстен дә салмыйча, сихерләнгәндәй шул портрет алдына килеп басты. Ул дер-дер килде, кычкырып елаудан тыелырга тырышты, булдыра алмады.
— Рушания апа, кичер мине, кичер, апакаем.
Лилия йодрыкларын тешли -тешли шым гына елады. Ишек төбендә аны күзәтеп торган Игорь белән Алеся тыймадылар, Игорь шым гына чыгып китте. Әтисе кайдадыр күренми, тагын теге почмактадыр инде дип, бакча буйлап эзләп китте.
— Әниеңнең тиеннәре килми, улым, күпме көтәм.
— Әти, әйдә, мин сине үземнең гаиләм белән таныштырам, бер көтү.
— Нинди гаилә?
— Теге кыз турында сөйләгән идем бит, менә бөтен гаиләсе белән төяп алып кайттым, кабул ит.
— Әниең калдыргач, кабул итәргә кирәк, улым.
Александр Иванович урамдагылар белән күреште дә, өйгә кереп китте. Диванда елап утырган Лилия янына килеп утырды, аның елап шешенгән битенә карап, үзенең дә күзенә яшь килде.
— Авыр, балам, бик авыр, андыйлар дөньяда бүтән юк. Александр Иванович Лилиянең кулын учына алды, аның да күзләрендә яшь иде.
Көнне бер яктан бик күңелле генә үткәрделәр, Лилия генә гел исерек әтисе өчен читенсенеп утырды. Ара-тирә әле күлмәк якасын рәтләде, әле колагына гына пышылдап, эчүдән тыярга тырышты. Лилиянең бөтен теләге — тизрәк моннан кайтып китү. Шулай да кич кенә кайтып китә алдылар. Игорь бүгенгә бер сүз дә әйтмәде. Тик ул үзе өчен нәтиҗә ясады: ышанычлы юлдаш булачак. Май азагында беркөнне эштән чыкканын көтеп торды да, машинага утырырга чакырды. Лилия уңайсызланып кына кире какмакчы иде дә, тирә- яктагы халыкны каратып торганчы дип кереп утырды.
— Лилия, сөйләшәсе бар, сайла: ресторанга барабызмы, я берәр урмандагы кафегамы?
— Ә монда гына сөйләшеп булмыймы соң?
— Юк, монда сөйләшә торган сүз түгел.
— Үзеңә кара, мин ресторан яратмыйм.
Игорь кайдадыр бер кечкенә аланлыкта туктады, артта яткан розаларны аның алдына чыгарып салды.
— Туган көнең белән!
— Ә сез кайдан белдегез?
— Мин булачак хатынымның туган көнен генә белергә тиештер бит инде. Лилия аптырап текәлеп катты. — Лилия, озатышып йөрергә вакыт та юк, әйдә өйләнешик, чык миңа кияүгә.
Дәвамы бар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1156

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.