(Нет названия)

Игорь аны бер атна күрмәде дә. Бер атна үткәч, ул папкалар кочаклап Игорь янына килеп керде. Ул хәйран күп эшләр эшләгән иде. Аның урынында эшләгән яшь хатын гел тегеләй болай тыз-быз йөреп, тәмәке тартудан башка әллә ни эшләгәне дә күренми иде. Лилия хаклы, монда эшләгәннәрнең барысы да диярлек әтисенең танышларының балалары иде. Лилия бу эш өстендә әллә бик каты эшләгәнгә, күз төпләре батып, йончып калган кебек тоелды. Ул кәгазьләрне алдына салды да, кайда ялгышлар бар, кайда отчетлар дөрес төзелмәгән — тезеп китте, болай бик кыюсыз күренсә дә, дәлилләрне бик катгый итеп аңлата белде. Игорь аны тыңлап утырып, кызыл дипломны юкка гына бирмәгәннәр моңа, дип нәтиҗә ясады. Тик коллектив аңа көлемсерәп, кимсетебрәк карады. Киеме бик гади, үзе сабый баланы хәтерләтә. Ә анда эшләгәннәр күбесе Игорь кебек бай гаиләдән булганга, үзенә бәреп әйтә башладылар. Иртәнге планеркада да мыскыл итеп утырган кебекләр, Игорьның моңа бик тә ачуы килә. Күпме түзәр бу кыз? Ә Лилия белемле булуы белән алдыра.
Яңа ел кичәсе җитте, эштә өстәл әзерләделәр, котладылар. Кайбер кызлар Игорьның муенына да асылына башладылар, мондый хәлләр булгалый бәйрәм кичәләрендә. Лилия азрак карап утырды да, шым гына җыенып кайтып китте. Юл буе кибетләрдә йөрде, туганнарына бүләкләр алды. Алган эш хакы ул уйлаганнан да яхшырак булып чыкты, төннәр буе дәреслек өстендә утыруы юкка гына китмәде. Үз эшеннән бик тә канәгать иде ул. Игорьны исенә төшергәч, үзалдына елмаеп куйды. Кайдан туа мондый матур кешеләр, ирләргә шундый чибәр булу ник кирәк инде? Иртән планеркада күтәрелеп карамаска тырыша, карасаң күзне аерып алып булмый, шуңа ул гел күзен аска төшереп утыра. Лилия өйгә кайтып керде дә, көзге каршысына килеп басты, урап куйган куе чәчләрен таратып җибәрде. Никтер чәч туздырып йөрергә ояла иде, әнисе гел әйтә килде: «Ат ялыдай ул чәчеңне туздырып йөрмә, җыеп йөр»,- диде. Менә шул гадәткә кереп калды да инде. Әзрәк буянырга да өйрәнсә дә начар булмас иде, бигрәк ябык, төссез кебек. Ярый, Яңа елдан соң үзгәрермен. Бүген ул бухгалтерия китаплары алып кайтты, шуларны актарып чыгарга кирәк. Кайдадыр чыгу юлы өстә генә ята кебек, һич очына чыга алмый, кемдер кайдадыр саннарны бутый — очы-очка ялганмый. Бөтен Яңа ел, аннан соң да шул саннар белән утырды. Эшли башлавына өч ай үтеп тә китте. Эзләнә торгач, тәки чокып чыгарды. Бик күп акчаларның кая киткәнен белгәч, акрын гына Игорьның алдына кәгазьләр салды. Берсүзсез тәртеп-тәртеп күрсәтте. Ире цехта начальник, хатыны монда офиста бухгалтерияны алып бара. Миллионнар читкә китә. Игорьның күзе шакмак булды. — Менә сиңа дуслар!
Кайтып әтисенә әйткәч, аның да каны кайнады, шуларның эшедер дип күзалдына да китерә алмады. Улына барлык кешеләрне алыштырырга кушты. «Ә теге кызны ычкындырма, яхшы эшчеләр җыю бик кыен ул, улым». Игорь сеңелесе белән сөйләшеп карарга булды.
— Алеся, Лилиягә ярдәм итәр идең, өс киеме бигрәк гади, мондагы кызлар буш башлары белән шуннан көлеп утыралар. Ярдәм ит син аңа, кибетләрдә йөрт, килешле киемнәр ал, чәчләрен берәр нәрсә эшләтегез.
Алеся Лилиянең каршы килүенә дә карамыйча, аның белән бер көн буе кибетләрдә, салоннарда йөрде. Икенче көнне 8 нче март бәйрәме алдыннан Лилия килеп кергәч, Игорь башын кашып куйды. Лилиянең оялчанлыгы бигрәк тә үзенә җәлеп итә иде. Алесяга Игорь баш бармакларын күтәреп күрсәтте, янәсе, во! Хатын-кызлар бәйрәмен бер кафеда үткәрергә булдылар. Иртәдән киенеп-ясанып килгән хатын-кызлар тирә-якка чәчкә, хушбуй исләре таратып, тегеләй дә болай чабыштылар. Лилия дә бик килешле костюм-чалбар киеп килгән, иңенә төшкән җитен чәче, әз генә косметика аны бик тә сөйкемле итеп үзенә тартып тора. Игорь Лилиягә карап әнисен исенә төшерде, ул да шулай тыйнак һәм оялчан булды, ул алар арасында ниндидер уртаклык барлыгын чамалап куйды. Кичке якта бөтенесе кафега җыена башладылар, тик алар арасында Лилияне күрмәгәч, тышка чыкты. Ишек төбендә чәчкәләр тоткан бер егет тора иде, чәчкәләре дә әллә ни бай түгел, киеме дә бик гади. Игорь, кемне көтә икән дип, читкә машинасы кырына барып басты, эчтән чыккан кызлар, «Игорь, без синең белән», дип аның машинасына кереп тулдылар. Иң соңгы булып Лилия чыкты да, теге егет янына килеп басты, алар кочаклашып бергә тукталышка китеп бардылар. Кызларның бер ачы теллесе: «Кара, безнең теге фәрештә дә үзе кебек бер йолкыш тапкан»,- дип куйды. Ә аларның беркемдә эше юк, култыклашып, көлешә-көлешә атлауларын белделәр. Игорь үзендә әллә нинди көнчелек кебек нәрсә тойды, никтер күңеле кителеп калды, кич буена эчен әллә ниткән корт кимерде. Ә Лилия кафега килмәде. Игорь икенче көнне чәчәкләр кибетенә барып, танышларына, Алесяга чәчәкләр алды, тагын уйланып торды да, бер кочак ак розалар бәйләме алды. Кибеткә кереп бер зур гына торт алып чыкты да, Лилияләрнең йортына борылды. Ул никтер бик тә дулкынлана башлады, теге егет белән чыгып киткән булса, дип тә уйлап куйды. Ишек төймәсенә басуга, ишекне теге егет килеп ачкач, эченнән ниндидер калтырау кебек нәрсә йөгереп үтте. Ә ул берни булмагандай, керегез, дип юл бирде. «Лилия, сиңа килгәннәр!» Аш бүлмәсеннән өй күлмәге өстеннән алъяпкыч кигән, башына ак яулык бәйләгән Лилия килеп чыкты. Игорьны күргәч, кып-кызыл булды, кулларын кая куярга белми дулкынланды. Ишек төбенә тагын әллә кемнәр чыгып, берәм-берәм исәнләштеләр дә кереп югалдылар. Тик теге егет кенә һаман аңа карап тора бирде. Лилия елмаеп: «Таныш булыгыз, минем энем Илдар. Әйдә, узыгыз, без бәйрәм өстәле әзерлибез, хәзер бәлеш пешә», — диде. Чынлап та, нинди таныш ис дип тора иде, әнисе бәлеш пешергәндә шундый тәмле ис чыга иде бит. Игорьга җан кереп китте, аның моннан чыгып китәсе килмәде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1156

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.