(Нет названия)

Лилия каршысында утырган бу чибәр егетнең күз карашы астында үзен энәдә утырган кебек хис итте. Аның күзләре гел әнисенеке кебек, искитмәле матур, үзенә тартып тора, күзне алу кыен иде. Ул куе кашларын кушып конверттан күзен алмады. Анда «Улым, шушы балаларга ярдәм ит. Әниең», диелгән иде.
— Исемең ничек?
— Лилия.
— Нәрсә эшли беләсең?
— Минме? — диде Лилия аптырап.
— Сезгә эш кирәктер бит, әни сезгә ярдәм итәргә кушкан.
— Юк-юк, минем эшем бар, мин кибеткә кассир булып кердем, энем дә укып‘бетерде, ул да эшли. Мин бурычны гына китердем. Рушания апага рәхмәт әйтерсез.
Игорь, әллә күңеле тулып, маңгаен кулы белән ышкып алды, аннан авыр сулады.
— Сезнең әниегезгә ни булды?
— Әни үлде, ел булды инде. Рушания апа ни хәлдә?
— Минем дә әни үлде.
Лилия акрын гына урыныннан күтәрелде дә, кире лап итеп утырды. Игорьга текәлгән күзләре зур итеп ачылган, мөлдерәп яшь тулган, нидер әйтергә тели — тик иреннәре генә калтырый, сүзләре чыкмый. Лилиянең тамак төбенә утырган төер тын алырга бирми, хәтта буыла башлагандай тоелды, юка пәлтәсенең изүен йолкыды, көчкә телен әйләндереп:
— Юк, булмас, — кына дия алды.
Ул күзе сукырайган кеше кебек капшанып ишеккә атлады. Игорь да шул хәлдә иде, әнисе исенә төшсә, кычкырып елыйсы килә. Лилия чыгып китте, ә ул һаман исәңгерәп утыра бирде. Аннан хушына килеп Лилия артыннан ташланды. Офис алдындагы скамейкада бөкләнеп төшкән Лилия үкси-үкси елый иде. Игорь акрын гына аның янына килеп утырды да, кызны кочагына алды. Үзе тешләрен шыгырдатып, еламаска тырышты. Азрак тынычлана төшкәч, Лилияне үзенең машинасына утыртты.
— Лилия, миңа барысын яңабаштан сөйлә әле, мин әни турында сөйләгәннәрне тыңларга яратам.
— Мин әниеңә бик тә үпкәләдем, минем әниемне ул күндерде операциягә ятарга, әни шундук үлде, без дүрт бала калдык. Лилия тагын үксеп еларга тотынды. — Мин әниеңне кичерә алмадым. Ул ничә тапкыр килде, ул безгә ярдәм итеп торды, ә мин киреләндем, ул гына гаепле тоелды әнинең үлемендә. Кайгы аңымны томалады, хәзер кемнән гафу үтеним, ул да миңа рәнҗеп китте бит. Ул шундый чибәр, сабыр иде, мин аны чирледер дип уйламадым да. Ул килмәгәч, сагына башладым, тик тоткан акчаларны җыеп тутыргач кына эзләп табармын дип уйладым, мин аның кайда яшәгәнен дә белмәдем. Лилия Игорьга яшьле күзләре белән текәлде. — Нигә бу тормыш шулай авыр, нигә шундый яхшы кешеләр бу дөньяны ташлап китә, минем дә әни юк, синең дә әни юк, ничек яшәргә соң? Эх, белгән булсам болай буласын, Рушания апаның үлгәнче янында булыр идем. Ходаем, гафу үтенеп тә булмый бит. Ичмасам, сез мине гафу итегез.
— Мин ни өчен? — диде әнисенеке кебек тонык күкрәк тавышы белән.
— Әниегезне рәнҗеткән өчен. Рәнҗеттем, сөйләшик, балам, диде, ә мин… Лилия машинадан төште дә, елый-елый тукталышка таба атлады.
Игорь аны яшьле күзләре белән озатып калды. Игорь кире кабинетына керде, тагын өстәлдәге конвертка күзе төште, кабат-кабат укып чыкты, кадерләп кенә әнисе кагылган кәгазьне сыйпады. Үз алдына «Лилия» дип кабатлады. Конвертны әйләндереп карады, тик анда аларның офис адресы гына язылган. Ул да аптырап калды, каян табыйм дип кире тышка йөгереп чыкты, тукталышта беркем дә юк иде. Икенче көнне ул зур кибетләрнең бөтен кассаларын йөреп чыкты, өченче көнне тагын эштән соң кибетләрне әйләнде. Аннан ул бәләкәй кибетләргә күчте, бер атна йөрү берни дә бирмәде. Ул инде җир асты юлларыннан эзли башлады, анда да кибетләр бар бит. Шуннан чыгып килгәндә берәү аңа эндәште:
— Исәнме, Игорь энекәш, ни эш бетереп йөрисең, әтиең ни хәлдә?
— Самат абый, исәнмесез. Әти бик шәптән түгел, үз эченә бикләнеп яши. Тукта, Самат абый, бәлки син ярдәм итәрсең, — дип үзенең Лилияне эзләвен аңлатып бирде.
— Алайса, акылына килгән ул бала. Әйе, әниең бик борчылып китте ул балалар өчен. Әниең үлгәннән соң мин дә бармадым, минем дә ачуым килде әниеңне рәнҗеткәнгә. Әйтсәм әйтим, әниең үзенең зәңгәр тунын caтып акчасын шул балаларга бирде, укуларын бетерсеннәр дип. Эх, нинди олы йөрәкле кеше иде синең әниең. Бармы икән тагын андыйлар? Мин аны җир бизәгенә тиңли идем. Әниләре синең әниеңә балаларымны ташлама, дип үлгән, шуңа әниең үзен ул балалар алдында бурычлы итеп санады. Менә алайса шул бурычны әниең сиңа дә калдырган. Адресларын бирәм сиңа, мин күп йөрдем анда.
Игорь кичке якта эштән соң адрес белән Лилияләргә килде, тик өйдә кеше юк иде, көтеп утырырга булды. Тышта йомшак кына кар ява, әллә ни салкын да түгел. Игорь тәрәзәсеннән үткән-сүткәннәрне карап таныш кешесен көтте. Авыр гына ике сумка күтәргән таныш кешесен күргәч, машинасыннан чыкты.
— Исәнме, Лилия, — диде дә аның кулындагы сумкаларын алды. — Мин инде сине таба алмам дип курыккан идем, теге көнне адресыңны да сорап өлгермәдем.
Лилия ни әйтергә белмичә, каршысында торган су сөлеге кебек егеткә текәлде. Аның өстендәге кара пәлтәсенә, калын кара дулкын-дулкын чәчләренә кар бөртекләре кунып шаяра.
— Лилия, өегезгә чакырасыңмы?
Ул аптырап бер урында таптанды. Игорь сумкаларны күтәреп, үзе алдан атлады. Өйнең эче бик гади иде, шулай да һәрнәрсә урынында, бар җирдә тәртип. Лилиянең югалып калуын аңлап, хәленә керде.
— Иртәгә документларыңны ал да, офиска кил. Лилия Игорьга күзләрен күтәрде.
— Бу әнинең теләге, иртәгә мин сине офиста көтәм.
Ул борылып чыгып китте. Лилия өченче көнгә генә килде. Кыюсыз гына аның алдына дипломын китереп салды.
— Охо, кызыл диплом, ә нигә соң кассир булып киттең?
— Ә кем алсын мине, хәзер эшкә танышлык белән генә урнашырга була.
— Лилия, беләсеңме, минем бик авыр чор, минем дә тәҗрибәм аз, ярдәм ит. Син финанс эшләрен үз өстеңә ал инде. Менә теге карточка ул синеке, әни сиңа калдырган, аның теләге безнең өйдә закон иде. Сиңа хәзер безнең компаниянең зур белгече буларак, зур-зур кешеләр белән очрашырга туры киләчәк, шуңа күрә бөтен сәүдә эшен үз өстеңә ал да, кәгазьләрне карап чык, үз сүзеңне әйт.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1156

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.