Мавыктыргыч экскурсиядә

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең С. А. Иксанова җитәкчелегендәге IV “А” сыйныф укучылары язгы каникуллар
ын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан ДОСААФ автомәктәбендә экскурсиядә булдылар. Автомәктәп директоры Р. А. Джаметов балаларны каршы алды һәм мәктәпнең бинасы белән таныштырды. Әлеге уку йортының тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде һәм балалар игътибарына “Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына видеофильм тәкъдим итте. Шуннан соң укучылар юл кагыйдәләре буенча компьютер аша төрле биремнәр үтәделәр. Ә инде биремнәрне үтәүдә укытучы – инструктор И. А. Ибраһимов зур ярдәм күрсәтте. Әлеге экскурсия вакытында балалар юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча белемнәрен ныгыттылар һәм бик күп файдалы мәгълүмат үзләштерделәр.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1152

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.