Мин ялгыз түгел икәнраны.

Кеше үз башына бәла төшкәч кенә, яшәү мәгънәсен, үзенең дәрәҗәсен аңлый икән.

Декабрь аенда кан басымым күтәрелеп, башым әйләнүдән егылып, каты бәрелгәнмен. Шуннан оча сөягем сынып хәрәкәтсез калганмын. Күп катлы йортта яшәгәнгә, аңыма килеп, ишекне таягым белән шакыгач, үтеп баручы күршем Рафаэль Абитов кереп ярдәмгә ашыккан. Больницага шалтыратып, ашыгыч ярдәм службасын чакырткан, күрше хатын – кызларын кычкырып, диваныма күтәреп салганнар. Район табибы – хирург С.В. Тюхматьев, урынымнан кузгалырга ярамаганга, яныма килеп дәвалап йөреде. Улым белән киленем килгәнче, күршеләрем: Суфия Яфарова, Нурия Богдалова, Нәзифә Абәйдуллина үземне ашатып, карап тордылар. Тәмле ризыкларын пешергәч үк, йөгереп керттеләр. Читтә яшәүче киявем белән кызым Әлфия кайткач та, бергә булдылар. Ләйлә Маратовна Абдрәзәкова аптекадан кирәк – яракларны ташып торды.

Элеккеге хезмәттәшем Равил Кыямович Бикмаев төрле күнегүләр ясатып, хәрәкәтләндерде, ә аякка баскач, элеккеге фельдшер Рәшидә Бикбаева тотынып йөрегечен китерде. Мин үземне гел халык игътибарында сиздем. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбеннән көн дә диярлек укытучылар, укучылар килеп йөрде. Ә инде хәлемнең нинди булуын ишеткәч үк, район Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет Секретаре Э.Ә.

Ганеев бик уңайлы таянып йөрү җиһазы кайтартып бирде, район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В. А. Деникаева килеп хәлемне белде. Кыскасы, кем ишеткән — барчасы да ярдәм кулы сузарга ашыкты. Бигрәк мәрхәмәтле икән безнең халык, кешене бәласы белән берүзен калдырмыйлар. Хәзер кызым соралуы буенча янымда Найлә Мингалиева гел ярдәм итеп, тәрбияләп тора үземне. Ишегем бер дә ябылмый, хәл белүчеләр гел килеп тора. Үзең турында кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек сизсәң, терелергә дә җиңел, яшәргә дә уңайлы икән. Миңа ярдәм иткән барлык кешеләргә: күршеләремә, туганнарыма, балаларыма, шәхсән Э.Ә. Ганеевка олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. “Күмәк көч” район газетасын бүләк иткән өчен аңа аерым рәхмәтемне әйтер идем.

Чөнки ансыз яшәп булмый, район хәлләрен, тормышын шуннан укып белеп торасың. Губернаторыбыз С.И. Морозов 2017 елны Мәрхәмәтлек эшләр елы итеп игълан иткән. Тик безнең халык нинди генә ел булса да, кешегә гел ярдәмгә ашыга. Шуңа күрә барчасына да баш иеп, рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә бер кемгә дә бәла – казалар бирмәсен иде.

Хания Саттаровна
Исәнова,
хезмәт ветераны.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=114

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.