ҖАВАПЛЫЛАР ҖАВАП ТОЙСЫН ИДЕ

30 мартта без, «Күмәк көч” район газетасы журналистлары, халыкның соралуы буенча Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы урамнарның һәм юлларның торышын тикшерү максаты белән махсус рейд ясадык.Безне аеруча район үзәгенең уртасында урнашкан “Пятерочка” кибете каршындагы хәл борчыды. Бу кибет алдында, әйтерсең лә, ясалма су саклагычы булдырганнар һәм аның каршыннан җәяү дә, транспорт белән дә үтеп булмый.

Һади Такташ урамы

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Садовая, Һади Такташ, Красногвардейская урамнарында яшәүчеләр дә юлларның начарлыгы турында зарланалар. Бу урамнардан узарлык түгел, чөнки зур машиналар белән йөрүчеләр аларны сафтан чыгарганнар.

Күптән түгел генә Октябрьская һәм Набережная урамнары арасында күпер ишелгәне ачыкланды һәм без юлны анда тоттык. Дөрес, ул көнне район “Транстехсервис” хезмәткәрләре бу аварияне төзәтү максатыннан күпер өстенә бетон плитәләр куйдылар һәм гравий салмыйча киттеләр дә бардылар. Күпер өстеннән хәзер дә машина белән һич тә узып булмый. Ходай сакласын ут-күздән, янгын сүндерү машиналары ике якка да чыга алмый бит.

Без бу сорауларны торак — коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм юллар эше буенча район администрациясе Башлыгы урынбасары Р.Р. Сөләймановка бирдек:
— Быел район буенча 16 урамга, шул исәптән Иске Кулаткыда да югарыда әйтеп үтелгән урамнар юлларына ремонт ясалачак, өлкә бюджетыннан бу эшләргә 24 миллион 606 сум средство бүлеп бирелде. Ә Набережная белән Октябрьская урамы арасындагы күпернең төзелешен бу көннәрдә Ульяновск күперләр төзү департаменты белән киңәшеп, капиталь ремонт ясауны бурыч итеп куярбыз, әлегә ул урамга Октябрьская урамы аша әйләнеп йөрергә туры киләчәк, – дип җавап кайтарды.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1128

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.