Герой безнең белән яшәр

28 мартта, Иске Кулаткы район культура йортында, Россия Федерациясенең Герое, Сириядә һәлак булган якташыбыз, Көньяк хәрби округы авиациясе армиясенең 55 нче аерым вертолет полкының командиры Рәфәгать Махмутович Хәбибуллинның туган көненә багышланган тантаналы митинг булып үтте.

Рәфагать  Хабибуллин

Бу зур чарада бихисап райондашларыбыз, читтән килгән кунаклар зур теләк белдереп катнаштылар. Алар арасында Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән Кореновск шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе директоры Г. А. Кайшев, Герой — якташыбыз укыган, профессор Н.Е. Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исемнәрен йөртүче Сызрань шәһәренең югары хәрби авиация училищесының тынлы оркестр музыкантлары бар иде.

Тантаналы митинг нәкъ шушы оркестрның йөрәкләрне тетрәндергеч чыгышы белән башланды. Ә инде Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының “Ак кошлар” дип исемләнгән биюе тамашачыларның күңелендә митингка карата тагын да кызыксыну уятты.

Әлеге чараны сәнгать мәктәбе педагоглары Л. Р. Байбикова һәм Л. Р. Амирова оста итеп алып бардылар. Алар үзләренең чыгышларында Иске Кулаткы район Башлыгы Э. Ә. Ганеевның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мемориаль комплекс, хәрби интернационалистларга обелиск төзүдә, Рәфәгать Хәбибуллинга истәлекле такта куюда зур эш башкарганын аеруча билгеләп үттеләр.

Аларның чыгышларыннан күренгәнчә, Рәфәгать Махмутович Хәбибуллинны мәңгеләштерү йөзеннән Краснодар шәһәренең бер урамына, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенә, үзе туган Вязовый Гай авылы клубына һәм югарыда әйтеп үткәнчә 3 нче номерлы Кореновск шәһәренең урта мәктәбенә аның исеме бирелгән. Якташыбызны данлау буенча алда да эшләр алып барылачак.

Аннан соң чыгышларны Ульяновск законнар җыены депутаты Г.А. Долгов, Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең Иске Кулаткы районы буенча кураторы Р. Ш. Гайнетдинов, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В. А. Деникаева, Иске Кулаткы шәһәр поселениесе Башлыгы Р. А. Джаметов ясадылар. Алар яшь буынны тәрбияләүдә әлеге чараның әһәмиятлелеген ассызыкладылар һәм Р. Хәбибуллинның әнисе Гөлҗиһан апаның, туганнарының зур югалтуларын, кайгыларын уртаклашып, Герой — якташыбызның батырлыгына баш иделәр.

Р. Ш. Гайнетдинов әлеге чарадан файдаланып, “Ветеран” программасын реализацияләү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары А. Х. Сәйфуллинага һәм Х. Ш. Давыдовага (Яңа Терешка, Иске Атлаш) торак сертификатлары тапшырды.

Ә инде Кореновск шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе директоры Г. А. Кайшевның чыгышы йөрәкләрне тетрәндерде. Аның күз яшьләре аша Р. Хәбибуллинны искә алып сөйләве, якташыбызга карата ихтирамын чынбарлыкта күрсәтте. Ул Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенә Кореновск мәктәбе укучыларының язма альбомын бүләк итеп: «Безнең мәктәпләребез Р. Хәбибуллинны искә алып, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәр», – дип белдерде.

Бу чара алдыннан Иске Кулаткы районының мәктәп укучылары арасында “Минем якташым — Россия Герое” дип исемләнгән сочинениеләр конкурсы игълан ителгән иде. Анда җиңүчеләр Почет грамоталары һәм район Башлыгы Э. Ә. Ганеевның бүләкләре белән билгеләнделәр.

Бу бәйгедә беренче урынга чыгучы Иске Мостяк урта мәктәбе укучысы Э. Латыпова үзенең сочинениесен сәнгатьле итеп укыды.

Митингта В. А. Деникаева “Офицеры», Резеда Абәйдуллина “Опустела без тебя земля”, Давид Яфаров (гитарада), Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучылары тарафыннан патриотик рухта башкарылган җырлар һәр кешенең күңелендә Герой — якташыбыз Р. Хәбибуллинның якты образын тудырды.

Сызрань шәһәренең югары хәрби авиация училищесының тын оркестрының уйнавы, аларның төз итеп басып торулары — һәркемнең игътибар үзәгендә булды. Чара тәмамлангач, район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы, элеккеге елларда кайнар нокталарда катнашучылар Рәфәгать Махмутович Хәбибуллинның истәлекле тактасы алдына венок куйдылар.

Р. Хәбибуллинга багышланган чаралар алда да гөрләп торыр. Аны искә алып, быел 14 июльдә, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе территориясендә һәм туган Вязовый Гай авылының скверында бюстлар куелачак.

Рөстәм Арифуллин.
Автор фотолары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1117

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.