Китапханәдә кунакта

Күптән түгел генә Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләренең I сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре белән район үзәкләштерелгән балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалрны шат күңел белән китапханәчеләр Ә.Р. Рәхмәтуллина һәм Г.Х. Бекирова каршы алдылар.

Балалар китапханәдә

Бу көнне матур традиция “Китапханә – әкиятидөнья” дигән баш астында беренче сыйныфларны китапханә укучыларына кабул итү бәйрәме оештырылды.    

Китапханәчеләр кунакларны китаплар белән таныштырдылар, китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләделәр. Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Бәйрәм әкияти геройларсыз башка үтмәде. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең IV cыйныф укучылары Элина Яфарова һәм Ксения Ханбикова укытучылары Д.Н. Бахтиярова җитәкчелегендә Библиогномуслар буларак, кичәне бизәделәр. Балалар төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.

Әлеге очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1071

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.