Күңел канатлана моң белән

Яңа Зимница авылы клубы ремонттан онттан соң, гаҗәеп матур булды. Хәзер ул авыл халкын үзенә җәлеп итүче, халыкны туплаучы үзәккә әверелде. Бирегә гел барасы гына килеп тора. Монда төрле түгәрәкләр дә эшли. Төрле яшьтәге хатын-кызлар зур кызыксыну белән бәйләү түгәрәгенә йөри, ә инде балалар дәресләреннән соң бию түгәрәгенә ашыга. Әлеге түгәрәкләрне клуб мөдире Фирүзә Алимова җитәкли. Шахмат яратучыларны Ринат Ибраһимов каршы ала, шахмат уены серләренә өйрәтә.

“Туган ягым – мәхәббәтем минем” баш астында үтә торган иҗат отчет концертларын үткәрү – матур традициягә әверелде. Ә инде авыл халкы мондый чараны аеруча зур кызыксыну белән көтеп ала. Яңа Зимница авылындагы концерт та оешкан төстә үтеп, зур бәйрәмгә әверелде. Авыл халкы да бик канәгать булды.

Бу чарада авылның төрле яшьтәге җырга-моңга гашыйк булучы һәвәскәрләре матур җырлар да башкардылар, уен коралларында да уйнадылар, дәртле биюләр дә күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр дә укыдылар. Концерт программасын оста итеп Фирүзә Алимова һәм Суфия Хәсәнова алып бардылар. Бер-бер артлы артистларны сәхнә түренә чакырдылар.

Кичәне нәниләрнең “Әссәләмәгаләйкүм” биюе ачып җибәрде. Суфия Аюпова һәм Зәйтүнә Бахтиева “Сабырлык” дигән мөнәҗәтне укыганнан соң, залда утыручыларның күзләре яшькә тулды.

Быелгы иҗат отчет концертлары «Экология елынына» багышланган. Биредә тамашачылар игътибарына әлеге теманы ачыклаучы эчтәлекле презентация күрсәтелде.

Ринат Ибраһимовның һәм Рафаэль Халиковның баянда уйнаулары — күңелләрне дәртләндерделәр һәм халык моңы онытылмый, ул һәрвакыт йөрәктә, дигән шатлыклы хисләрне уяттылар.

Ә инде балалар бакчасы нәниләренең әниләре белән чыгыш ясаулары, балаларның һинд биюе беркемне дә битараф калдырмады. Алар кайнар алкышларга лаек булды.

Хатын-кызлар вокаль группасының башкаруында “Талларым”, “Туган авылым” җырлары күңелләргә язның җылылыгын, матурлыгын бүләк иттеләр.

Рафик Насыйровның саратов гармунында оста уйнавын да тамашачылар бик яраттылар. Ринат Ибраһимов, Фирүзә Алимова, Илнара Бакиева үзләренең искиткеч матур тавышлары белән залда утыручыларның җыр-моңга мәхәббәтләрен уяттылар. Шулкадәрле хис, шулкадәрле җылылык аларда.

Гөлсем Асанова “Кешеләргә бәхет бирүче” дигән шигырьне йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп укыды.

Рамил Сайбатуллин һәм Роберт Абитов “Психотерапевт” дигән скетчта рольләрне чын актерларча башкарып, тамашачыларның күңелләрен дәртләндерделәр.

Кызларның тасмалар белән биюләре дә бик уңышлы булды.

“Аулак өй” сәхнә күренеше үткән заманга сәяхәт булып, авыл тормышын, гади халыкның көнкүрешен чагылдырды.
Кыскасы, һәр чыгыш оста итеп, җиренә җиткереп әзерләнгән, шуңа да карап торуы рәхәт һәм күңелле иде. Әйе, авыл халкы мондый чараларны бик ярата һәм җылы кабул итә.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1068

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.