Пайчылар җыелышында

Февраль ае керүгә Иске Кулаткы районының авыл производство коооперативларында, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, пайчыларның җыелышлары башланды. 15 февраль көнне Урта Терешка авылында ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыгында да шундый очрашу булып үтте.

Әлеге җыелышта Иске Кулаткы район администрациясенең экономик мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район авыл территорияләрен үстерү идарәсенең начальнигы И. К. Аделов, “Терешка” авыл поселениесе администрациясенең Башлыгы Р. Р. Тәминов, хуҗалык җитәкчесе Р. Б. Ягудин һәм Урта Терешка авылының пайчылары катнаштылар.

Җыелышта хуҗалык җитәкчесе Рәфать Бариевич Ягудин отчет ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бу хуҗалыкның карамагында 2800 гектар җир исәпләнә һәм 102 пай арендалана. 2016 елда чәчеп үстерелгән культуралардан ярыйсы гына уңыш җыеп алынган һәм җирләрен арендага бирүчеләргә 4 әр центнер иген бирелгән. – Көнбагыштан да ярыйсы гына уңыш алдык. Тик шунысы зур борчу тудыра, көзен бу культураның бер килограммы 25 сум иде, ә хәзер ул 15,5 сумга төште, дизель ягулыгының хакы бер тиенгә дә кимемәде. Билгеле, бу безгә зур зыян китерде. Махсус грантлар ярдәмендә терлекчелек тармагын да үстереп җибәрер идек, тик билгесез сәбәпләр аркасында грантларны алуга ирешә алмыйбыз. Маллар үстергән очракта кыш көнендә дә халык эшле булыр иде, — дип сөйләде Р. Б. Ягудин.

Соңгы елларда ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыгы үзенең техника паркын яңартуда зур эшләр башкарган һәм яңа ике комбайн сатып алган. Гомумән, башка техникаларның да торышы яхшы хәлдә һәм язгы кыр эшләренә бары ике «Т-150» тракторын гына ремонтлыйсы калган.

Чәчүне башкару өчен хуҗалыкның планлаштырылган җирләре сөрелгән, җитәрлек күләмдә ягулык- майлау материаллары, 60 тонна минераль ашлама кайтартылган.

Биредә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 15 мең сум тәшкил итә һәм аларга өстәмә рәвештә ашлык, терлек азыклары бирелә.

Җыелышта Иске Кулаткы район авыл территорияләрен үстерү идарәсенең начальнигы И. К. Аделов чыгыш ясап ИП “Ягудин Р. Б.» хужалыгына терлекчелек тармагын үстерү өчен мини ферма төзеп эшне башларга кирәклеге турында сөйләде. Ул шулай ук район халкына терлек азыкларын табыштыру буенча махсус штабның эшләве турында һәм җитәкчеләргә аның белән даими элемтәдә торырга кирәклеге турында әйтте.
— Гомумән әйткәндә, бу мәсьәләне уңай якка чишү максаты белән март аенда авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак һәм авыл халкы үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерерләр, — диде.

Бу авылда яшәүчеләрне якын киләчәктә өйләргә табигый газ кертү мәсьәләсе дә кызыксындырды.
Әлеге сорауга “Терешка” авыл поселениесе администрациясе башлыгы Р. Р. Тәминов җавап бирде:
— Газ кертү өчен иң беренче чиратта авылдагы өйләрнең документларын рәсмиләштерүне (приватизацияләү) төгәлләү кирәк, –диде.

Шул ук көнне бу авылда башка крестьян-фермерлык хуҗалыклары пайчыларының да җыелышлары булды.

Рөстәм Арифуллин.
Автор фотосы

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=103

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.