Тере классика

22 март көнне Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем үзәгендә яшь китап укучыларның “Тере классика-2017” исемле Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Иҗат бәйгесендә районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән VI-IX сыйныфларда укучы 18 бала катнашты. Яшь китап укучылар рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән кычкырып өзекләр укуда ярыштылар.

Конкурсны балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Л. Р. Алькаева алып барды. Балалар барчасы да чын артистларча матур чыгышлар ясады. Хәтта жюри әгъзалары кыен ситуациядә калды, чөнки барлык конкурсантлар да җиңүгә лаек иде. Конкурсның йомгаклары буенча Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең IX cыйныф укучысы Алсу Усманова һәм Иске Мостяк урта мәктәбенең X cыйныф укучысы Альбина Шаяхметова беренче урыннарга лаек булдылар. Алсу – С. Алексиевичның «У войны не женское лицо» хикәясеннән өзек, ә Альбина – Чингиз Айтматовның “Материнское поле» хикәясен укыды.

Икенче урынга Пауло Коэльоның “Секрет счастья” притчасы өчен Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең VII cыйныф укучысы Элиза Яфарова лаек булды. Өченче урында – Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең VII cыйныф укучысы Альбина Исхакова, ул Николай Носовның “Бобик в гостях у Барбоса” шигырен укыды. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе методистлары Г. Т. Арсланова һәм А. З. Субаева, тантаналы рәвештә, Дипломнар һәм электрон китап алу сертификлары тапшырдылар. Атап киткән укучылар конкурсның региональ этабында районыбызны тәкъдим итәчәкләр. Талантлы яшьләребезгә бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1001

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.