Рубрика: Образование

Олимпиадада катнаштылар

17 ноябрьдә «Россия символлары. Петр I » Бөтенроссия олимпиадасы үтте. Иске Кулаткы үзәк балалар китапханәсе базасында әлеге олимпиаданың 3нче региональ этабында районда җиңүчеләр катнашты. 13-16 яшьтәге катнашучылар арасында өлкә этабында РФ Герое Р.М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 10 класс укучысы Диана Макарова җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге олимпиадага әзерләнүдә аңа тарих …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=6152

Тәрбиячеләрнең мөһим очрашуы

10 ноябрьдә  Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында   “Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә балаларда танып белүне үстерү” дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең районара методик берләшмәсе булды. Аның эшендә мәгариф идарәсе белгечләре, район һәм Радищево районыннан тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар катнашты. Бакча мөдире Л.Ф. Богданова семинарда катнашучыларны сәламләп, чараның максатлары һәм узу тәртибе белән таныштырды. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5920

Акцияга кушылдылар

Бүген, ягъни 3 ноябрьдә, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе базасында  «Зур этнографик диктант» агарту акциясе үтте. Әлеге чарада мәктәп укучылары, укытучылар, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5882

Колледжда — кунакта

Иске Кулаткы икенче номерлы урта  мәктәбенең  укучылары «Киләчәккә билет» проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Кулаткы  механика-технология  колледжы базасында  оештырылган һөнәри юнәлеш бирү дәресләрендә катнаштылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5849

Көз бәйрәмендә

1 ноябрьдә Иске Кулаткы «Гөлчәчәк»  балалар бакчасында көз бәйрәме үтте.  Әлеге чарага  биредә  тәрбияләнүче балаларның ата-аналары чакырылган иде.  Нәниләр кадерле кешеләрен  көз турында матур җырлар башкарулары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, мавыктыргыч биюләре белән шатландырды. Һәр чыгышны залда утыручылар алкышларга күмде һәм  игътибар белән  карады.  

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5838

Көз бәйрәмендә

26 октябрьдә  Иске Кулаткы «Чишмә» балалар бакчасында  «Көз,  без сине кунакка чакырабыз» дип исемләнгән  чара үтте. Әлеге бәйрәмдә  өлкән һәм мәктәпкәчә төркемнәрдә  тәрбияләнүче балалар актив катнашты.  Балалар көз турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән йөределәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5792

«Үсеш ноктасы» ачылды

27 октябрьдә  Урта Терешка урта мәктәбендә  «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, «Терешка» авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Р.Р. Тәминов, авыл фермерлары, мәктәп коллективы, укучылар һәм ата-аналар катнашты. Чыгыш ясаучылар мәктәп коллективын  һәм укучыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, үзәкнең уңышлы эшләвен теләделәр. Тантанадан соң  кунаклар «Үсеш ноктасы»ның кабинетларында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5783