Рубрика: Культура

Муса Җәлилнең туган көне.

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11122

Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды

20 декабрьдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә үзәк чыршыны ачу тантанасы узды. Кыш бабай һәм Кар кызы райондашларыбызны киләсе Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәмдә катнашучыларга күтәренке кәеф, күңелле җырлар, җитез биюләр бүләк иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10532

Әниләр көненә тематик сәгать

22 ноябрьдә Иске Кулаткы  үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре  Ә.Р. Рәхмәтуллина  мәктәп укучылары  белән «Бөтен нәрсә әниләрдән башлана» дигән тематик сәгать үткәрде. Балалар әниләре турында шаян табышмаклар чиштеләр, мәкальләр  искә төшерделәр, әниләренә багышлап,  шигырьләр укыдылар. Балалар  өчен  «Әниләр һәрвакыт  яныбызда булсын!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10200

ӨМЕТ ИТСӘҢ

Кар күп яуса, кышлар җылы диләр, Җылы кышта яшәү күңелле. Әйтемнәрне яклап ак хәтфәдәй, Ак мамыктай карлар түгелде. Энҗеләрен сипте көне-төне, Гүя җирем йомшак ак бәрхет Кышлар матур икеләтә якты Өмет итсәң сөю, ак бәхет. Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10162

Cәхнә — гомерлек һөнәре

Районыбызда гомерләрен сәнгатькә багышлаган кешеләр бихисап. Шундыйларның берсе Рушан Дәүләтшович Мулюков та. Ул искиткеч моңлы тавышы һәм оста итеп гармунда уйнавы белән райондашларыбызның симпатиясен һәм хөрмәтен яулаган шәхес. Рушан Дәүләтшович зур, дус-тату гаиләдә туган. Әтисе Дәүләтша Искәндәрович — комбайнчы, ә әнисе Рауза Мәүлетовна сыер савучы булып хезмәт иткәннәр һәм үз тырышлыклары белән көн күргәннәр. Рушан …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10081

Ижади концерт

14 ноябрьдә район мәдәният йортында районыбызның талантлы, яраткан, танылган, популяр, легендар җырчысы, автор-башкаручы Рушан Дәүлетшевич Мулюковның күркәм юбилее уңаеннан «Миңа бүген — 65!» исемле иҗади концерты гөрләп үтте. Концерт эчтәлекле, мавыктыргыч иде.Рушан Мулюковның адресына матур теләкләр, җылы сүзләр яңгырады. Тамашачылар һәрбер чыгышны җылы кабул итеп,алкышларга күмде. Юбиляр моңлы җырлары, юморескалары, баянда уйнавы белән залда утыручыларны …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10073

И.С. Тургеневның иҗаты белән таныштылар

9 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсе укучылары өчен рус язучысы, шагыйрь, драматург  И.С. Тургеневның   тууына  205 ел тулу  уңаеннан  «Рус күңеленең  җырчысы» исемле  әдәби әңгәмә узды.  Китапханәче Ә.Р. Рәхмәтуллина  балаларны  «Тургеневны укыйбыз» дигән күргәзмәдәге тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныштырды.     

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10020